Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.08.2022, 12:36

Мотофестиваль, Мэрия балконнарыннан шигырьләр һәм мордва мәдәнияте кичәсе – Казанда Шәһәр көненә багышланган бәйрәм программасы старт ала

Беренче чара 25 нче августка планлаштырылган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче август, Юлия Летникова). Бу атнада Казанда Шәһәр һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган чаралар узачак. Бай программада мордва мәдәнияте бәйрәме, мотоцикл йөртү буенча мастер-класслар, Казан Мэриясе бинасы янында шигъри кичә һәм ут тамашасы булачак. Бу хакта җентекләбрәк эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде.

Казанда бәйрәм чараларының чиратын шәһәр ишегалларында һәм җәмәгать киңлекләрендә уза торган «Безнең команданың тавышы – безнең ишегалдының тавышы» халык караоке бәйгесе ачты. Вокаль «көрәш» Шәһәр һәм Республика көнендә, 30 нчы августта, «Казан» гаилә үзәге каршындагы төп сәхнәдә җиңүчеләрнең финал чыгышлары белән тәмамланачак.

Атна дәвамында район паркларында иҗат коллективлары чыгышлары белән тематик чаралар узачак. Г.Сәгыйтова хәбәр иткәнчә,  26 нчы августта Совет мәйданында һәм «Крылья Советов» паркында, ә 30 нчы августта Тимерьюлчылар мәдәният йорты каршындагы мәйданда һәм Мәүлетов урамы, 17б адресы буенча урнашкан ишегалдында концертлар оештырылачак.

25 нче августта «Черек күл» паркында узачак мордва мәдәнияте бәйрәме «Тормыш агачы» проекты чаралары сериясен төгәлли. Аның хедлайнерлары Самарадан «Мерема» этнографик фольклор студиясендә катнашучылар булачак», – дип дәвам итте Г.Сәгыйтова. Бәйрәм 18:00 сәгатьтә башлана.

27 нче августта 11:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янында традицион «Ике Кремль» мотофестивале узачак. Шәһәр халкы өчен мотоциклны куркынычсыз йөртү буенча мастер-класслар, иҗат коллективлары чыгышы, мотоциклда һәм квадроциклда Bike Stunt Showдан каскадер һәм акробатик тамаша, пиротехника тамашасы әзерләнгән. «Байкерлар колоннасын шәһәрнең үзәк урамнарында күрергә мөмкин булачак, мотоциклчылар Кремль, Дзержинский, Горький, Ершов, Вишневский урамнары, Миллениум күпере, Әмирхан һәм Сибгат Хәким урамнары буйлап йөриячәк», - дип сөйләде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Шул ук көнне 20:00 сәгатьтә «Голоса Казани / Казан тавышлары» шигъри перформансы башлана. Г.Сәгыйтова сөйләвенчә, сюжет буенча төп герой республика башкаласында инде 300 ел яши. Аның башы балконнар нәрсә ул – фатирның бер өлешеме яки урамның бер өлешеме, чүп-чар саклана торган урынмы, әллә инде илһам килә торган урынмы, дигән сорау белән каткан.

Шәһәр Мэриясе бинасындагы балконнардан шигырьләрне театр һәм кино актрисасы Екатерина Климова, ТР халык артистлары Искәндәр Хәйруллин, Илья Славутский, Елена Ряшина, шулай ук актерлар Рамил Вәҗиев, Ирек Хафизов, Ләйсән Фәйзуллина, Резедә Сәләхова, Артем Пискунов һәм башкалар укыячак. Тамашачылар Германия музыканты Муса Маликов һәм Татарстанның атказанган артисткасы Алинә Шәрипжанованың чыгышларын күрә алачак. Чыгышлар видео-мэппинг-тамаша белән үрелеп барачак – бинаның стеналарын төрле төстәге утлар һәм әкияти рәсемнәр бизәячәк.

Фото: Денис Гордийко, Марат Мөгыйнов, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 22.08.2022
Видеорепортаж
22.08.2022 12:14
Шәһәр көне Аида Гарифуллина, Uma2rman төркеме һәм музыкаль фейерверк белән узачак

Барлык яңалыклар