В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Алтын битлек» фестивале кысаларында гастрольләр 5-6-нчы октябрьдә Камал исемендәге театр сәхнәсендә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче сентябрь). 5-нче һәм 6-нчы октябрь көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә А.С.Пушкин исемендәге Мәскәү драма театры гастрольләре узачак. Башкала театры Казанда беренче тапкыр Б.Брехтның «Добрый человек из Сезуана» спектаклен тәкъдим итәчәк.
Мәскәү театры гастрольләре «Алтын битлек» фестивале кысаларында узачак, дип хәбәр итә Камал исемендәге театрның матбугат хезмәте. Бертольт Брехтның күптән инде театр дөньясы өчен культ буларак танылган«Добрый человек из Сезуана» пьесасы театр өчен Егор Перегудов арафыннан яңадан тәрҗемә ителеп, иң танылган режиссерларның берсе Юрий Бутусов куелышында актуаль яңгыраш тапты.
Шулай ук фестиваль кысаларында Мәскәүнең «Мастерская П.Фоменко» театры гастрольләре узачак. Качалов исемендәге театрда 23-нче һәм 24-нче сентябрьдә «Сон в летнюю ночь» спектаклен уйнаячаклар.