Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.05.2025, 16:57

Казанда Мәскәү базары тест режимында ачылды

Ә инде 24 майда базар территориясендә беренче чараларны уздырырга планлаштыралар

Мәскәү базарын төзекләндерүнең беренче этабы тәмамланды. Бүгеннән ул тест режимында эшли.

Бу 1976 елда төзелгәннән бирле беренче зур яңарыш. Аның барышында инженерлык коммуникацияләре тулысынча яңартылды, терәк корылмалар ныгытылды һәм бинаның авария хәлендәге элементлары алыштырылды, витражлы пыяла һәм авария хәлендәге гөмбәзнең япмасы алыштырылды. Бинада шулай ук заманча һава сафландыргыч системасы урнаштырылган.

Сатучылар өчен сыйфатлы сәүдә витриналары куелды, склад бүлмәләре яңартылды һәм яңа ветеринария лабораториясе булдырылды.

Беренче катка кергәндә, килүчеләр амфитеатрлы үзәк ярминкә мәйданына эләгәләр, ул чатырларны хәтерләткән агач почмаклар белән әйләндереп алынган. Мәйдан уртасында тере агач үсә, ә аяк астында — гадәти татар орнаментлары белән бизәлгән плитәдән ясалган келәм.

Сәүдә мәйданчыгы берничә тематик зонага бүленгән. Беренче катта — җирле җитештерүчеләрнең фермер продуктлары, шул исәптән яңа җитештерелгән ит һәм сөт әйберләре, балык, яшелчә һәм җиләк-җимеш.

Базарның икенче катында 300 урынга исәпләнгән төрле гастрономия тәкъдимнәре булган фуд-зона урнашкан.

Базарда урам террасасы бар — аңа урамнан баскыч буенча да, шәһәр кафелары тирәләреннән икенче каттан да эләгергә мөмкин.

Лабазның өстәмә ике ишеге бар: Шамил Усманов урамы ягыннан һәм түбәтәй бинасы ягыннан. Төп керү урыны — Энергетиклар урамы ягыннан. Килүчеләр өчен базар 8:00 дән 20:00 гә кадәр ачык булачак, дип хәбәр итә Мәскәү базары матбугат хезмәте.

Кунакларны беренче көннәрдә экскурсиячеләр озата барачак, алар юлны һәм кирәкле сатучыларны табарга ярдәм итәчәк.

24 майда базарда өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә беренче бушлай чаралар узачак. Һәр ял көннәрендә базар командасы шәһәр халкын активлыкның яңа форматларын сынап карарга чакырачак.

Төзекләндерүнең икенче этабы — базар территориясен төзекләндерү быел ук тәмамланачак. Оештыручылар лабаз янында амфитеатр, балалар өчен уен зонасы, җәмәгать бакчасы урнаштырырга, шулай ук 85 урынлык парковка төзергә планлаштыралар.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Казан мэры Илсур Метшин төзекләндерүгә әзерлек этабында Мәскәү базарында булды. Анда шәһәр башлыгына киңлекне яңарту концепциясен тәкъдир иттеләр, ул хуплау алды.

Барлык яңалыклар