Җинаятьчене Ростов өлкәсендә тоткарлаганнар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче август). Карак хатын 76 яшьлек Казан пенсионерының акчасын бозым бетерү сылтавы белән урлаган. Китерелгән зыян күләме 200 мең сум тәшкил иткән.
Тикшерү версиясе буенча, 22-нче июньдә җинаятьче зыян күрүченең фатир ишеген шакыган. Сөйләшү вакытында ул пенсионерга аның өйдә яткан барлык акчаларына зыян салынган булуы турында хәбәр иткән. Алдакчы аны чистарту өчен акча күчерергә кирәк дип ышандырган һәм өлкән яшьтәге ханым аңа ышанган. Әмма чит хатын-кыз киткәннән соң пенсионер хатын барлык тупланмаларының юкка чыгуын ачыклаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының «Караклык» 159 маддәсенең 2-нче өлеше тарафыннан каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. 7-нче августта Казан полиция хезмәткәрләре җинаятьчене Ростов өлкәсендә тоткарлаган. Ул Сальск шәһәрендә туып-үскән 34 яшьлек хатын-кыз булып чыккан. Хатын үз гаебен таныган. Аңа карата сак астына төрмә рәвешендә кисәтү чарасы сайланган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.