Ир-ат биткоинга акча салып, керем алырга теләгән.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче февраль). Кибермошенниклар 42 яшьлек казанлының миллион сумга якын акчасын урлаганнар. Ир-атка, биткоинга кертемнәр кертеп, акча эшләргә тәкъдим итәләр.
Гыйнвар уртасында интернетта ир-ат өстәмә акча эшләү тәкъдименә тап була һәм гариза калдыра. Берникадәр вакыттан соң аның белән трейдер дип аталучы кеше элемтәгә керә, ул акча эшләү өчен башта акча кертергә кирәклеген хәбәр итә. Ир-ат кредит рәсмиләштерә һәм алынган акчаларны мошенник биргән счетларга күчерә. Шуннан соң зыян күрүчегә биткоинга акча кертергә тәкъдим итәләр, ир-ат миллион сумга якын тагын бер кредит рәсмиләштерә һәм акчаларны мошенникка күчерә.
Элек салынган акчаларны чыгару өчен, җинаятьче сүзләренчә, зыян күрүчегә 250 мең сум күләмендә салым түләргә кирәк була. Чираттагы кредитны рәсмиләштергәндә зыян күрүче үзен алдауларын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Матди зыянны ул 919 мең сумнан артык дип бәяләгән.
Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары үткәрелә, «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Җинаять корбаны булмас өчен, таныш булмаган затлардан килгән бөтен мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәк. Таныш булмаган кешеләргә үзеңнең банк карталары һәм счетлары турында мәгълүматны әйтергә ярамый һәм беркайчан да билгесез счетларга акчалар күчерергә кирәкми.
Мошенниклык очраклары турында кичекмәстән полициягә 02 яки 112 телефоннары аша хәбәр итәргә кирәк. Дистанцион алдауның киң таралган схемалары һәм мошенникларның хәйләләренә ничек эләкмәскә икәнен сылтама буенча укыгыз.