В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ир-ат 4 кредит рәсмиләштергән һәм акчаларны брокерлык исәбенә күчергән.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче ноябрь). 53 яшьлек Казан кешесе телефон мошенникларының корбаны булган, алар аннан 1,5 млн сумга якын акча урлаган.
Ир-ат «Гвардия» полиция бүлегенең дежур частенә гариза белән узган атна ахырында мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренә караганда, 11 көн дәвамында ул мошенниклар йогынтысында булган.
Социаль челтәрләрнең берсендә ир-ат финанс платформасында акча эшләү турындагы белдерүгә тап булган. Кызыксынып, ул сылтама буенча күчкән һәм сайтта теркәлгән. Берникадәр вакыттан соң аңа үзләрен аналитик бүлек белгечләре дип таныштырган кешеләр шалтырата башлаган. Аларның берсе сәүдә башлау өчен 1 млн сумнан да ким булмаган күләмдә акча кирәк булуын әйткән.
Ир-ат 1 млн 120 мең сумнан артык суммага 4 кредит рәсмиләштергән, аларны шунда ук үз брокерлык исәбенә күчергән һәм берничә килешү ясаган. Әмма соңрак аңа электрон почтага хат килгән, анда счет ябык һәм аңа кыйммәтле кәгазьләр сату тыела, диелгән була. Җинаятьче, килеп туган хәлләргә гаҗәпләнгән кыяфәт чыгарып, ир-атка, торгларны мөмкин кадәр тизрәк дәвам итү өчен, иминиятләштерү өчен тиешле сумманы кредитка рәсмиләштерергә киңәш иткән. Ир-атка үз сәүдә счетына керү мөмкинлеге алу өчен ике тапкыр 4 мең долларга кредит рәсмиләштерергә туры килгән. Алынган акчаларны ул ялган брокер җитәкчелегендә биржа исәбенә күчергән. Әмма аның хисабына акчалар кире кайтмаган, ә зыян күрүче төрле сайтлардагы шәрехләрдән мошенникларның хәйләләренә эләгүен аңлаган. Шуннан соң ул полициягә мөрәҗәгать итәргә булган. Зыян 1 млн 465 мең сум тәшкил иткән.
Полиция бүлегендә «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Алдашу очраклары турында кичекмәстән полициягә 02 яки 112 телефоннары буенча хәбәр итәргә кирәк. Дистанцион алдау схемалары һәм мошенникларның хәйләләренә ничек эләкмәү турында сылтама буенча укыгыз.