Ханымга өч сәгать дәвамында башка шалтыратуларга җавап бирүне тыйганнар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы февраль). Казанда яңадан телефон мошенниклыгы очрагы булган. Бу юлы җинаятьчеләр кармагына 35 яшьлек хатын эләккән.
Узган атнада зыян күрүченең кесә телефонына шалтырату килгән, бер банкның тавыш роботы аның банк счеты белән мошенниклык гамәлләре башкарылуын хәбәр иткән. Аннары хатын-кызга үзен банк хезмәткәре дип таныштырган ир-ат шалтыраткан. Ул аның исеменә кредит рәсмиләштерелүе һәм акча урлау очрагын булдырмый калу өчен, аны яңадан рәсмиләштереп, мошенниклар күрсәткән счетка күчерергә кирәклеге турында сөйләгән. Хатын җинаятьчеләргә ышанмаган, әмма ир-ат югалып калмаган һәм үзенең ялган шәхси мәгълүматларын биргән һәм хатын-кызга банк куркынычсызлыгы хезмәтенә шалтыратырга тәкъдим иткән. Берникадәр вакыттан соң аның белән башка карак элемтәгә керә, үзен куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштыра, ул зыян күрүчене моңа кадәр шалтыраткан кешенең чыннан да банк хезмәткәре булуына ышандыра. Акчалары өчен куркып, хатын барлык күрсәтмәләрне үти һәм кредит рәсмиләштерә. Җинаятьче даими рәвештә зыян күрүче белән сөйләшә һәм башка телефон шалтыратуларына җавап бирүне тыя. Өч сәгать эчендә Казанда яшәүче хатын-кыз аферистларның «куркынычсыз счетларына» миллион сумнан артык акча күчергән.
«Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды. «Танкодром» полиция бүлегендә бу җинаятьне кылган затларны ачыклау максатыннан тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары үткәрелә», – дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Телефоныгызга шалтыратып туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга ашыкмагыз. Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк. Әгәр карта белән ниндидер операцияләр уздыралар дигән шик бар, әгәр дә аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килгән икән, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны, гадәттә, картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.