Ул юл-транспорт һәлакәтенә эләккән кызына ярдәм итмәкче булган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче ноябрь). Казанда мошенниклар 57 яшьлек хатын-кызны алдаган һәм аның 400 мең сум акчасын алган. Ул юл-транспорт һәлакәтенә эләккән кызына ярдәм итмәкче булган.
Зыян күрүче кичә «Восход» полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Ул аңа өй телефонына билгесез кеше шалтыратканын һәм үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырганын сөйләгән. Җинаятьче аның кызы кеше зыян күргән юл-транспорт һәлакәтендә гаепле, дип хәбәр итә. Ир-ат трубканы кймаска куша, шуннан соң хатынның кызы турындагы мәгълүматларны ачыклый һәм аңа шалтырату көтәргә куша.
Берникадәр вакыттан соң аңа кәрәзле телефонга кызы: «Әни, ярдәм ит, зинһар, миңа бик нык акча кирәк», – дип шалтырата. Шалтыратучы аңлатканча, акча юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчене дәвалау һәм җинаять җаваплылыгыннан азат итү өчен кирәк. Шул ук вакытта стационар телефонда хокук саклау органнары хезмәткәре булып таныштырган ир-ат та калган.
Хатын-кыз үзенә шалтыраткан кешене кызы дип уйлый, аңа хәзерге вакытта банк счетында 400 мең сумга якын акчасы булуын әйтә. Көн уртасында хатын-кыз банкка акча алырга китә, шул ук вакытта аның белән кәрәзле телефон аша даими рәвештә мошенник аралаша.
Соңрак җинаятьче акчаны алар артыннан килүче кешегә тапшыруын сораган. Беркадәр вакыттан соң хатын янына таныш булмаган бер егет килә, ул сүзсез генә пакетны алып китеп барган. Берничә сәгатьтән аңа кызы шалтырата, ул әнисенә аның белән барысы да яхшы булуын һәм юл-транспорт һәлакәтенә эләкмәвен әйтә. Кыз әнисенә полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары уздыра, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, мошенниклыкның телефон төре аеруча киң таралган. Дистанцион алдау схемалары һәм явыз ниятлеләр хәйләсенә ничек эләкмәскә икәнен сылтама буенча укыгыз.