В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар аңа коронавирустан элек сатып алынган дару өчен акчалата компенсация вәгъдә иткән.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче гыйнвар). Мошенниклар Казанның 68 яшьлек хатын-кызын алдаган һәм коронавирустан элек сатып алынган дару өчен акчалата компенсация вәгъдә итеп, аның 260 мең сумнан артык акчасын алган.
Пенсионер хатын «Азино-2» полиция бүлегенең дежур частена мөрәҗәгать иткән. Ул аңа билгесез кеше шалтыратуын һәм үзен сертификацияләүнең федераль программасы вәкиле дип атавын сөйләгән. Таныш булмаган кеше хәбәр иткәнчә, элек ул яраксыз дип табылган даруларны сатып алган, шуның аркасында федераль программа буенча кулланучыларга 450 мең сум күләмендә компенсация түләнә. Хатын шалтыратучыга ышана, чөнки җәй көне, чыннан да, коронавирусны дәвалау өчен дарулар сатып ала. Җинаятьче сүзләренчә, банк ячейкасында акчаларны саклау өчен 43 мең сум түләргә кирәк булган. Мошенник страховка өчен тагын 50 мең сум таләп иткән. Шуннан соң таныш булмаган кыздан тагын бер телефон шалтыратуы килә, нәтиҗәдә, пенсионер каракларга 261 мең сум акча күчерә.
«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, җинаятькә катнашы булучылар билгеләнә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.