Ирле-хатынлыларга шалтыраткан билгесез зат үзен аларның оныгы дип атаган һәм юл-транспорт һәлакәтенә эләгүен хәбәр иткән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче декабрь). Телефон мошенниклары Казанның өлкән яшьтәге гаилә парының 270 мең сумнан артык акчасын алдап алган.
Пенсионерларга үзен аларның оныгы дип атап, таныш булмаган хатын-кыз шалтырата. Ул авариягә эләгүен һәм аңа карата җинаять эше кузгатырга теләүләрен сөйли. Соңрак ялган хокук саклау органнары хезмәткәре телефон аша, аны җаваплылыкка тартмасыннар өчен 800 мең сум акча кирәклеген хәбәр итә. Соңрак зыян күрүчеләр белән «адвокат» аралаша, ул пенсионердан зыянны өлешчә каплау турында гариза язуын һәм аны акча белән бергә урамда көтеп торачак егеткә тапшыруын сорый.
Пенсионерлар мошенникларга ышана – хатын ишегалдына чыга һәм акча белән пакетны таныш булмаган кешегә тапшыра. Соңрак, аларны алдаганлыкларын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итәләр. Зыян күрүчеләргә 270 мең сумнан артык зыян килә.
«Савиново» полиция бүлегендә әлеге факт буенча оператив-эзләү чаралары үткәрелә, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.