В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
РФ Җинаять кодексының «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: Марат Мцгыйнов
21 нче февральдә зыян күрүченең телефонына билгесез кеше шалтырата һәм үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Ул хатын-кыз исеменнән кредит рәсмиләштерергә омтылулары турында җиткерә. Зыян күрүче банкның мобиль кушымтасында 300 мең сум күләмендә кредит алуга гариза торганын да күреп ала. Шуннан соң аферист әлеге операцияне гамәлдән чыгару буенча күрсәтмәләрен бирә башлый. Моның өчен хатын-кызга җинаятьче кушканча эш итәргә кирәк була. Барысын да үтәп, ханым займ рәсмиләштерә, шуннан соң әлеге таныш булмаган кешегә акчаларны күчерү өчен җибәрелгән шәхси кодларны хәбәр итә. Нәтиҗәдә, мошенник хатын-кызның шәхси счетыннан 247 мең сум акча урлый.
«Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 158 нче «Урлау» маддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. «Ямашевский» полиция бүлегендә әлеге җинаять кылуга катнашы булган затны ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрелә», – дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Мошенниклык очраклары ешаю аркасында, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Телефонга шалтыратучы билгесез затларга һәм сезнең туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүчеләргә ышанырга ашыкмагыз. Шулай ук банк картасыннан акча күчерү очракларын булдырмас өчен, карта һәм андагы акчалар турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк булуын истән чыгармаска кирәк. Әгәр карта белән нинди дә булса операцияләр үткәрүләренә шик бар икән, аны блокка кую турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны, гадәттә, картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.