В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җинаятьчеләр, банк хезмәткәрләре кыяфәтендә, пенсионерга җыйган акчаларын алар биргән счетка күчерергә киңәш иткән.
Фото: Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы февраль). 82 яшьлек Казан пенсионеры каракларга 68,5 мең сум акча күчергән. Җинаятьчеләр, банк хезмәткәрләре кыяфәтенә кереп, өлкән яшьтәге хатын-кызга җыйган акчасын алар тарафыннан бирелгән счетка күчерергә киңәш иткән.
Пенсионер хатын-кыз 8-нче февральдә «Горки» полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Ул хокук саклау органнары хезмәткәрләренә 4-нче февраль көнне телефонга таныш булмаган кеше шалтыратканлыгы, тавышы буенча аңа 30 яшь тирәсе булуын хәбәр иткән. Ир-ат үзен банкның куркынычсызлык хезмәте белгече дип таныштырган. Ул чит затларга банк клиентлары турында мәгълүмат бирүче намуссыз хезмәткәрләрне эзләү белән шөгыльләнүе турында әйткән. Таныш булмаган кеше зыян күрүченең счетына санкцияләнмәгән керү мөмкинлеген бар икәнен аңлаткан. Ул хатын-кызга хәзер әңгәмәгә робот кушылачагын һәм аңа банк картасы номерын әйтергә кирәк булачагын әйткән. Нәтиҗәдә, хатын-кыз кычкырып номерын әйткән, шуннан соң аңа тикшерү узуы турында хәбәр килгән.
Аннары сөйләшү, янәсе, банк бүлекчәсендә җинаятьләр буенча эшләүче кыз Кристина Колесникова белән дәвам иткән. Аның күрсәтмәләре буенча, зыян күрүче үз картасыннан акча алган һәм ике операция белән «иминият ячейкаларына» 25 мең сум акча күчергән. Аннары хатын-кыз банк бүлегенә барып, саклау кенәгәсеннән 42 мең сум акча алган, аларны шулай ук таныш булмаган счетка күчергән. Комиссияне исәпкә алып, хатын-кыз күчерүгә 68,5 мең сум акча сарыф иткән.
Барлык операцияләрне башкарган вакытта кыз телефон аша пенсионер белән сөйләшүен дәвам иткән. Ул зыян күрүченең банк хезмәткәрләре белән әңгәмәгә кермәвен таләп иткән. Банкның ялган хезмәткәре сүзләренә караганда, акчаны, операция ясау турындагы чекларны тәкъдим итеп, процент белән кире кайтарырга мөмкин булачак. Акчаны күчергәннән соң, әңгәмә туктатылган, аннары пенсионер хатынның шалтыратуларына берәү дә җавап бирмәгән.
Әлеге факт буенча тикшерү органнары «Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. «Горки» полиция бүлегендә тикшерү бара, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре казанлыларны таныш булмаган затлардан килгән бөтен мәгълүматны яңадан тикшерергә чакыра. Таныш булмаган кешеләргә үзләренең банк карталары һәм счетлары турында мәгълүмат бирергә, билгесез счетларга акча күчерергә ярамый. Караклар тозагына эләккән кешеләрдән кичекмәстән «02» яки «112» телефоннары буенча полициягә мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.