Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.12.2021, 16:00

Мошенниклар 19 яшьлек казанлыны 725 мең сум күләмендә кредит алырга күндергән

Җинаять эше «Вишневский» полиция бүлегендә тикшерелә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы декабрь). Казанда дистанцион алдауның чираттагы очрагы булган. 30-нчы ноябрь көнне «Вишневский» полиция бүлегенә 19 яшьлек егет җинаятьчеләрнең аны 725 мең сум күләмендә кредит алырга һәм аларга бу акчаларны күчерергә күндерүләре турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Башта казанлыга банк хезмәткәре булып ир-ат шалтыраткан. Ул билгесез кешеләр янәсе аның мобиль банкына бәйләнгән телефон номерын алыштырырга маташулары турында хәбәр итә.

Аннары аңа икенче бер ят кеше – ялган «тикшерүче» шалтырата. Ул аның банк картасы белән бәйле мошенниклык гамәлен булдырмый калу өчен махсус операция үткәрергә – кредит алырга һәм алынган акчаны күрсәтелгән счетка күчерергә кирәк дип аңлата. Шул ук вакытта аның үзенә бу акчалардан файдаланырга ярамый. Нәтиҗәдә егет кредит рәсмиләштергән һәм акчаларны таныш булмаган счетка күчергән.

Икенче көнне аңа тагын чит кешеләр яңа кредит алуны сорап шалтыраткан. Ул риза була һәм банкка бара, анда аңа мошенниклар корбаны булуын, полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлаталар.

РФ Җинаять кодексының 159-нчы маддәсенең 3-нче частенда каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, мошенникларның корбаны булмас өчен, таныш булмаган кешеләрдән килгән барлык мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәк һәм аларга үз банк карталарыңның мәгълүматларын бирергә ярамый. Җинаятьчеләр кармагына кемнәр эләгүе һәм алардан ничек сакланырга кирәклеге турында полициядә сөйләделәр.

Барлык яңалыклар