Җинаятьчеләр аңа кызы юл-транспорт һәлакәтенә эләккән дип җиткергән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы февраль). Казанда яшәүче 85 яшьлек хатын 800 мең сум акча түләргә тәкъдим иткән мошенникларга ышанмаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.
Зыян күрүче сүзләренчә, аның өй телефонына билгесез кешеләр шалтыраткан. Алар пенсионерга кызының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүен әйткән. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен, җинаятьчеләр 800 мең сум түләргә тәкъдим иткән. Әмма өлкән яшьтәге ханым мондый зур сумма юк, дип җавап биргән, ә аннан соң «Савиново» полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән.
РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче өлеше, 30 нчы маддәсенең 3 нче өлеше буенча «Мошенниклыкка омтылыш» җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта полицейскийлар җинаятькә катнашы булган кешеләрне ачыклый.
Россия Эчке эшләр министрлыгы мошенниклык очраклары арту сәбәпле, халыктан игътибарлы булуларын сорый. Телефонга шалтыратучы һәм туганнарыгыз турында мәгълүмат бирүче билгесез кешеләргә ышанырга ярамый.