Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.05.2022, 17:01

Мошенниклар Казанда яшәүче хатыннан 7 миллион сум акча урларга маташкан

Банкның игътибарлы хезмәткәрләре акчаларның зур өлешен саклап калырга ярдәм иткән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче май). Казанда телефон мошенниклыгының яңа очрагы теркәлгән. Җинаятьчеләрнең корбаны шәһәрдә яшәүче 46 яшьлек хатын-кыз булган.

12 нче майда зыян күрүченең кесә телефонына билгесез кеше шалтырата, үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Аферист хатын-кыз исеменә кредит рәсмиләштерергә теләүләре хакында сөйли.

Күпмедер вакыттан зыян күрүченең телефонына мессенджер аша билгесез кеше шалтырата. Финанс оешмасы хезмәткәре дип таныштырган әлеге хатын-кыз җинаятьчеләрнең гамәлләрен юкка чыгару өчен, мөстәкыйль рәвештә кредит рәсмиләштерергә һәм акчаларны «куркынычсыз счет»ка күчерергә кирәк, ди. Шуннан соң зыян күрүче белән телефон аша өченче аферист элемтәгә кереп, ханымга хокук саклау органнары хезмәткәре булуын хәбәр итә. Ул хатын-кызны моңарчы шалтыраткан билгесез кеше банк хезмәткәре һәм аңа ышанырга була, дип ышандыра. Җинаятьчеләрнең барлык күрсәтмәләрен үтәп, ханым 653 мең сум акча күчерә.

Икенче көнне җинаятьчеләр янә зыян күрүче белән элемтәгә керә. Алар хатын-кыз исеменә янә кредит рәсмиләштерергә теләүләрен һәм бу гамәлләрне булдырмас өчен, яңа кредит рәсмиләштерергә һәм акчаларны мошенникларның «куркынычсыз счет»ларына күчерергә кирәклеген әйтәләр. Тик бу юлы кредит рәсмиләштерүче банк хезмәткәрләре хатын-кыздан җентекләп сораша һәм аның җинаятьчеләр корбаны булуы ачыклана. Шулай итеп, зыян күрүче 7 миллион сум акчасын саклап кала алган.

«Мәскәү» полициясе бүлегендә РФ Җинаять кодексының 3 нче бүлегендәге 30 нчы маддәсендә каралган «Җинаятькә әзерләнү һәм җинаять кылырга маташу», шулай ук РФ Җинаять кодексының 4 нче бүлегендәге 159 нчы маддәсенең «Аеруча зур күләмдә мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Телефоныгызга шалтыратып туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга ашыкмагыз.

Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – ул аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк.

Әгәр карта белән ниндидер операцияләр үткәрелә дигән шик булса, әгәр аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны, гадәттә, картаның икенче ягында күрсәтелә.  СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.

Барлык яңалыклар