Караклар зыян күрүченең кызы юл-транспорт һәлакәтенә эләккән, дип хәбәр иткән.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче декабрь). Татарстан башкаласында яшәүче 83 яшьлек ир алдакчыларга ышанмаган һәм акчаларын саклап калган.
Башта билгесез хатын-кыз пенсионерның өй телефонына шалтыратып, аның кызы юл-транспорт һәлакәтенә эләккән һәм моннан чыгу өчен 500 мең сум акча кирәк, дип хәбәр итә. Казанлы каракларга ышанмый һәм сөйләшүне туктата. Аннары кызы белән элемтәгә керә һәм аның белән бар да яхшы булуына инана.
РФ Җинаять кодексының 3 нче бүлегендәге 30 нчы маддәсендә каралган «Җинаятькә әзерләнү һәм җинаять кылырга маташу», шулай ук РФ Җинаять кодексының 3 нче бүлегендәге 159 нчы маддәсенең «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта полицейскийлар җинаять кылуда катнашкан затларны билгели, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыктан игътибарлы булуларын сорый. Телефонга шалтыратучы һәм туганнарыгыз турында мәгълүмат бирүче билгесез кешеләргә ышанырга ярамый.