Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.01.2020, 11:50

Мошенниклар Казанның 68 яшьлек пенсионерының банк картасыннан 100 мең сум акча урларга теләгән

Җинаять корбаны булмас өчен таныш булмаган затлардан җиткерелгән барлык мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар). Мошенниклар Казанның 68 яшьлек пенсионерының банк картасыннан 100 мең сум акча урларга теләгән.

21-нче гыйнварда пенсионерга Мәскәү номерыннан билгесез кеше шалтыраткан, ул үзен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштырган. Казанлының банк картасында шикле операцияләр булуы һәм мошенниклар акча алырга җыенуы турында җиткергән. Акчаны саклау максатыннан, билгесез кеше пенсионерны акчасын «куркынычсыз счет»ка күчерергә күндерә. Әмма казанлы югалып калмый һәм банкка шалтырата. Картасы белән барысы да тәртиптә булуын, ә шалтырату мошенниклардан килүен ачыклый. Бу хакта казанлы тиз арада полициягә хәбәр итә.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 30 маддәсенең 3 өлеше, 159 маддәсенең 2 өлеше буенча «Караклык омтылышы» җинаять эше кузгатылган. Оператив-эзләү чаралары үткәрелә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Җинаять корбаны булмас өчен таныш булмаган затлардан җиткерелгән барлык мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәк. Таныш булмаган кешеләргә шәхси банк карталары һәм счетлары турында хәбәр итәргә ярамый. Уяу булырга, мошенникларның хәйлә-тозакларына бирешмәскә, билгесез счетларга акча күчермәскә кирәк.

Әгәр сез җинаять корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә «02» яки «112» телефоннары аша хәбәр итегез.
Барлык яңалыклар