Шәһәр халкын үзләрен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм газ хезмәте эшчеләре дип атаучылар эшчәнлеге турында кисәтәләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы декабрь). Казанда Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ышаныч телефонына мөрәҗәгать итү очраклары ешайды. Аларның фатирларына һәм шәхси йортларына үзләрен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яки газ хезмәте хезмәткәрләре дип атаучылар янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү предметына тикшерү өчен килә, шуннан соң автоном янгын белдерүләрен (АПИ) яки газ үтү датчикларын сатып алырга һәм урнаштырырга тәкъдим итәләр.
Ялган хезмәткәрләр, йортта яшәүченең паспорт мәгълүматларын файдаланып, шәхси фирмалар исеменнән хезмәт күрсәтүгә килешү төзи. Бер датчикны куйган өчен җинаятьчеләр 1500 сумнан 3000 сумга кадәр акча ала, гәрчә аларның ваклап сату бәясе 350-500 сум булса да.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе шуны искәртә: Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгынга каршы дәүләт хезмәте хезмәткәрләре теләсә нинди тикшерүләр яки профилактик чаралар үткәргәндә форма киемнәрендә һәм гражданнар белән аралашканда үзләре белән таныштырырга һәм хезмәт таныклыгын күрсәтергә тиеш. Моннан тыш, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бүлекчәләре һәм вазыйфаи затлары нинди дә булса җиһазлар сату буенча эшмәкәрлек эшчәнлеген башкармыйлар, ә автоном төтен янгын белдерүчеләрне урнаштыру түләүсез нигездә башкарыла.
Янгынга каршы һәм газ датчикларын сатып алырга тәкъдим итүче үзләрен гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яки газ хезмәте хезмәткәрләре дип күрсәтә торган шикле затлар ачыкланган очракта "102" полиция номеры буенча шалтыратырга кирәк, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.