1991 елга кадәр стажы булган гражданнарның пенсия хокукларын яңадан бәяләү 2009 елда массакүләм рәвештә узды, дип билгелиләр Пенсия фондында.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июль). Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәткәрләре казанлыларны уяу булырга чакыра. Соңгы көннәрдә интернетта «совет стажы» өчен пенсияләрне яңадан санау турында мәгълүмат актив тарала. Караклар өстәмә түләү алу өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип ышындыра.
1991 елга кадәр стажы булган гражданнарның (шул исәптән совет чорында) пенсия хокукларын яңадан бәяләү 2009 елда массакүләм төстә узды. Бу процесс валоризация дип аталган. Ул вакытта 2010 елга кадәр билгеләнгән барлык пенсияләр дә яңадан саналган, совет стажы исәпкә алынган, хәзер пенсияләрне яңадан исәпләүдә ихтыяҗ юк, дип ассызыклыйлар ТР буенча Пенсия фонды бүлегендә.
Ләкин бу каракларны туктатмый. Шулай итеп, кайбер юридик фирмалар өлкән кешеләргә кирәкле гаризаларны рәсмиләштерүдә ярдәм тәкъдим итә. Беркатлы гражданнардан түләү алгач, алар я юкка чыга, яисә чыннан да Россия Пенсия фондына сорау юллыйлар. Әмма монда алар кабаттан исәпләү ясалганлыгы һәм хәзерге вакытта «совет стажы» өчен кешегә бернинди өстәмә түләү дә тиеш түгеллеге турында аңлатмалар ала.
Шулай ук ведомствода Пенсия фонды пенсионерларның бергә тормыш итү юбилейларына өстәмә түләүләрне гамәлгә ашырмый, дип ассызыклыйлар.