Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.08.2024, 14:51

Мошенниклар Дәрвишләр бистәсендә яшәүче хатын-кызның 2 млн сумнан артык акчасын урлаган

Җинаятьчеләр банкның мобиль кушымтасына керү мөмкинлеге алган

Мошенникларның абонент хезмәте срогын озайту сылтавы белән Дәрвишләрдә яшәүче 56 яшьлек хатын-кыз 2 млн сумнан артык акчасыннан колак каккан. Югалган акчалардан 1,8 млн сумы кредитка алынган акча булган.

Җинаятьчеләр хатын-кызның банкының мобиль кушымтасына керү мөмкинлеге алган. Шуннан соң акчаларны үз счетларына күчергәннәр.

Нәтиҗәдә әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының «Урлау» 158 маддәсе һәм РФ Җинаять кодексының «Компьютер мәгълүматына хокуксыз керү» 272 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР башкаласы буенча идарәсе матбугат хезмәтендә кисәтүләренчә, мондый шалтыратуларда телефон номерына игътибар итәргә кирәк. Операторларның кыска номерлары бар һәм алар кәрәзле элемтә компаниясенең кайнар линиясе телефоныннан шалтыраталар.

Шәхси мәгълүматларны оператор офисында яки шәхси кабинетта яңартырга мөмкин, ләкин смс-хәбәрдән сылтама буенча түгел. Операторлар Дәүләт хезмәтләре.РФ сайтыннан смс белән җибәрелгән кодлар сорамый. Бернинди шәхси мәгълүматны әйтергә ярамый, сөйләшүне шунда ук туктату яхшырак.

Барлык яңалыклар