Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.04.2022, 17:44

Мошенниклар Казанда яшәүче ир-атны 380 мең сумга алдаган

Аферистлар үзләрен банк хезмәткәре дип таныштырган.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче апрель). Казанда телефон мошенниклыгының яңа очрагы теркәлгән. Үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырган аферистларга 33 яшьлек ир-ат 380 мең сум күчергән.

6 нчы апрельдә ир-атның кесә телефонына таныш булмаган кеше шалтырата һәм үзен бер банк менеджеры дип таныштыра. Җинаятьче әңгәмәдәшенең паспорт мәгълүматларына 1,5 млн сумнан артык кредит рәсмиләштерелүен хәбәр итә. Аны бетерү өчен шул ук суммага кредитка онлайн-заявка рәсмиләштерергә кирәк, дип аңлата. Зыян күрүче тиешле сумманы рәсмиләштерә алмый. Кредитка азрак сумма ала да кәрәзле элемтә салоннарының берсенә юл тота. Шунда берничә транзакция белән мошенник биргән банк счетына 380 мең сум күчерә. Кич белән ир-атка янә шалтыратып, сумманың счетка керүен хәбәр итәләр, кәрәзле кушымтадан аккаунтның юкка чыгуын көтәргә һәм картаны яңадан чыгарырга кирәк, дип җиткерәләр. Банкка мөстәкыйль рәвештә шалтыратып, казанлы үзен алдауларын аңлап ала.

«Сафиуллин» полиция бүлегенең тикшерү органнары тарафыннан җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрелә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Телефоныгызга шалтыратып туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга ашыкмагыз. Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк. Әгәр карта белән ниндидер операцияләр үткәрелә дигән шик булса, әгәр аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны, гадәттә, картаның икенче ягында күрсәтелә.  СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.

Барлык яңалыклар