В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җинаятьчеләр үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь). Казанда яшәүче телефон мошенниклар корбаны булган, алар аның 280 мең сум акчасын алдап алган.
«Мәскәү» полициясе бүлегендә ир-ат банк хезмәткәре булып таныш булмаган кеше шалтыратты һәм аның картасыннан законсыз рәвештә акча алырга омтылулары хакында хәбәр итте дип сөйләгән. Зыян күрүче әлеге банк хезмәт күрсәтә торган картам юк һәм булганы да юк, дип җавап кайтарган. Ул чакта ир акчаларны башка банктан күчерергә телиләр, дип белдергән һәм шалтыратуны финанс оешмасы хезмәткәренә күчергән, ул, үз чиратында, җинаятьчеләр ир-ат исеменә кредит алырга тели, дип аңлаткан. Моны булдырмас өчен мошенник зыян күрүчегә банкка мөрәҗәгать итәргә, кредит рәсмиләштерергә һәм акчаларны махсус счетка күчерергә тәкъдим итә. Казанлы әлеге күрсәтмәне үтәгән һәм кредитка алынган 280 мең сумны күрсәтелгән счет номерына күчергән.
Бу хәлдән соң җинаятьче ир белән якын арада акчаларны кире кайтару өчен элемтәгә керәчәкләр, дип хәбәр итә. Берничә көн дәвамында зыян күрүчегә бу мәсьәлә буенча берәү дә шалтыратмый һәм ул үзен алдауларын аңлый.
Әлеге факт буенча «Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, мошенникларның корбаны булмас өчен, таныш булмаган кешеләрдән килгән барлык мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәк һәм аларга үз банк карталарыңның мәгълүматларын бирергә ярамый. Алардан ничек саклану турында материалда укыгыз.