Зыян күрүче 70 мең сумнан артык акча югалткан
Фото: Марат Мөгыйнов
Социаль челтәрләрнең берсендә яңа ел кирәк-яракларын сату тәкъдимен табып, зыян күрүче сатучы белән элемтәгә керә һәм җибәрелгән реквизитларга 70 мең сумнан артык акча күчерә. Посылканы алмагач, Казанда яшәүче хатын полициягә мөрәҗәгать итә.
Әлеге факт буенча «Гвардия» полиция бүлегендә РФ Җинаять Кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче «Мошенниклык» өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Мондый хәлләрдән саклану өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе таныш булмаган кешеләрдән килгән барлык мәгълүматны яңадан тикшерергә; таныш булмаган кешеләргә үз банк карталары һәм счетлары турында мәгълүмат бирмәскә куша. Уяу булырга һәм алдакчыларның хәйләләренә эләкмәскә, билгесез счетларга акча күчермәскә кирәк.