«Аеруча зур күләмдә мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче июль). Казанда яшәүче 45 яшьлек хатын-кыз телефон мошенниклыгының чираттагы корбаны булган. Җинаятьчеләргә ышанып, ул «куркынычсыз счетка» 1 миллион сумнан артык акча күчергән.
13 нче июльдә зыян күрүченең телефонына таныш булмаган кеше шалтырата һәм банк хезмәткәре дип таныштыра. Аферист җинаятьчеләрнең хатын-кызның банк мобиль кушымтасына керергә теләүләрен хәбәр итә. Ул әңгәмәдәшенә яңа «куркынычсыз счетлар» ачарга һәм булган акчаларны шунда күчерергә кирәк, дип ышандыра.
Күпмедер вакыттан соң ханымга башка бер җинаятьче шалтырата һәм үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштыра. Ул аның шәхси мәгълүматлары урлануга бәйле рәвештә җинаять эше кузгатылуын әйтә. Шул ук вакытта беренче мошенник зыян күрүчегә мессенджер аша аның банк хезмәткәре булуын раслаучы документлар җибәрә. Аферистларга ышанып, хатын барлык күрсәтмәләрне дә үтәгән һәм 1 млн 17 мең сум акча күчергән. Күпмедер вакыттан соң банкның ялган хезмәткәре белән шалтыратып сөйләшергә теләп, җинаять корбаны булуын аңлый.
Тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 4 нче өлешендә каралган «Аеруча зур күләмдәгы мошенниклык» дип аталган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгаткан. «Япеев» полиция бүлегендә җинаять эшен ачу һәм тикшерү буенча чаралар үткәрелә, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Мошенниклык очраклары ешаюга бәйле рәвештә, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Телефонга шалтыратучы һәм туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга кирәкми.
Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк булуын истә тотарга кирәк.
Әгәр карта белән нинди дә булса операцияләр үткәрелү, аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны гадәттә картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.