В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белдерүне ир-ат мессенджерларның берсендә тапкан
Фото: Денис Гордийко
Ир-ат сүзләренчә, мессенджерларның берсендә ул каркас бассейнын сату турында белдерү тапкан. Бәя турында килешкәч, казанлы сатучы счетына 16 мең сум акча күчерә. Акча исәптән алына, алдакчы сатучы гына элемтәгә чыкмый башлый. Зыян күрүче товарны да алмый.
Хәзер полиция хезмәткәрләре җинаять кылуда катнашы булган кешеләрне билгели, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР башкаласы буенча идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, Интернетта товар сатып алганда, бигрәк тә түбән бәяләр һәм ташламалар эзләгәндә, мошенниклар белән очрашырга мөмкин. Мошенниклар сатып алучыдан алдан акча күчерүне яки товарны җибәргәнче алдан түләүне сорый ала. Шуннан соң алар элемтәгә керүдән туктыйлар яки буш посылкалар яки башка товар җибәрәләр. Мошенникларның хәйләләренә эләкмәс өчен, товарларны тикшерелгән интернет мәйданчыклардан гына сатып алырга кирәк.