В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аферистлар пенсионерны аның кызы юл-транспорт һәлакәтенә эләкте дип алдалаган.
Фото: Денис Гордийко
17 нче майда пенсионерга билгесез кеше шалтырата һәм үзен тикшерүче дип таныштыра. Җинаятьче пенсионерның кызы юл-транспорт һәлакәтенә эләгүе турында хәбәр итә. Аннары аферист трубканы икенче мошенникка бирә, анысы үзен зыян күрүченең кызы дип таныштыра һәм пенсионерның кызы авария аркасында җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин, ди. Моны булдырмас өчен зур суммада акча күчерергә кирәклеген җиткерә. Кызы өчен куркып, пенсионер үзенең барлык акчаларын җыеп, банк терминалы ярдәмендә 215 мең сум акча күчерә. Шуннан соң җинаятьче пенсионерга кызы яткан хастаханәгә барырга киңәш итә. Медицина учреждениесенә барганда, пенсионер ниһаять кызына шалтырата ала һәм үзенең җинаятьчеләрнең корбаны булуын аңлый.
РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. «Дәрвишләр» полиция бүлегендә әлеге хәлнең барлык нечкәлекләре дә ачыклана, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Мошенниклык очраклары ешаюга бәйле рәвештә, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Телефонга шалтыратучы һәм туганнары турында ниндидер мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга кирәкми. Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк булуын истә тотарга кирәк. Әгәр карта белән нинди дә булса операцияләр үткәрелүе, аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны, гадәттә, картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.