Аферистлар зыян күрүчегә аның кызы юл-транспорт һәлакәтенә эләкте, дип хәбәр иткәннәр.
Фото: Марат Мөгыйнов
23 нче апрель көнне хатын-кыз телефонына билгесез кеше шалтырата. Җинаятьче үзен тикшерүче дип таныштыра һәм әңгәмәдәшенең кызы юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган һәм хәзер хастаханәдә ята, дип җиткерә. Бераздан аңа икенче аферист шалтырата һәм үзен пенсионер ханымның кызы дип таныштыра. Ул юл-транспорт һәлакате аркасында йөкле ханым зыян күргән һәм җинаять эзәрлекләвен туктату өчен 800 мең сум акча түләргә кирәк, дип ышандыра. Пенсионерның андый суммасы булмый. Хатын-кызны тулысынча куркыту өчен, трубканы элек шалтыраткан җинаятьче ала.
Ул пенсионерга кызы өчен кирәкле әйберләр җыярга һәм булган барлык акчаны тиздән киләчәк кешегә тапшырырга кирәк, дип җиткерә. Зыян күрүче курьерны көткән арада, җинаятьче пенсионерга гариза язарга куша. Аферистларның барлык күрсәтмәләрен үтәп, ул билгесез кешегә 300 мең сум акча тапшыра. Бераздан өенә пенсионер ханымның кызы кайта, шуннан соң хатын мошенникларның тозагына эләгүен аңлый.
РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 3 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. «Сафиуллин» полиция бүлегендә тикшерү бара, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Телефоныгызга шалтыратып туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга ашыкмагыз. Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – ул аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк. Әгәр карта белән ниндидер операцияләр үткәрелә дигән шик булса, әгәр аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итү зарур. Банкның клиент хезмәте телефоны, гадәттә, картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.