Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.03.2022, 14:11

Мошенниклар 71 яшьлек пенсионерны 100 мең сумга алдаган

Аферистлар зыян күрүчегә аның туганы юл-транспорт һәлакәтенә эләкте дип шалтыраткан.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы март). Казанда телефон мошенниклыгының яңа очрагы теркәлгән. Җинаятьчеләрнең корбаны 71 яшьлек пенсионер булган.

26 нчы мартта пенсионерның өй телефонына бер хатын-кыз елап шалтырата, өй хуҗасы аны бертуганы шалтырата, дип уйлый. Шалтыратучы үзен зыян күрүченең туганы дип җиткерә һәм юл-транспорт һәлакәтенә эләгүен, аның аркасында бер кыз зыян күрүен җиткерә. Җинаять эзәрлекләвен булдырмас өчен, 800 мең сум акча кирәк, дип хәбәр итә. Пенсионерның әлеге суммасы булмый, хатын-кызны тулысынча куркыту өчен трубканы бер ир-ат ала һәм үзен тикшерүче дип таныштыра.

Ул ханымга гариза язарга һәм булган акчаны тиздән аңа киләчәк ярдәмчесенә тапшырырга кирәк, дип җиткерә. Хатын аферистларның бөтен күрсәтмәләрен үти һәм билгесез кешегә 100 мең сум акча тапшыра. Бераздан пенсионерның туганына шалтырата һәм мошенниклар корбаны булуын аңлый.

«Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 2 өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды. «Авиатөзелеш» полиция бүлегендә тикшерү чаралары үткәрелә», - дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Мошенниклык очраклары ешаюга бәйле рәвештә, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Телефоныгызга шалтыратып туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга ашыкмагыз. Банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк. Әгәр карта белән ниндидер операцияләр уздыралар дигән шик бар икән, әгәр дә аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килгән икән, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны, гадәттә, картаның икенче ягында күрсәтелә.  СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.

Барлык яңалыклар