Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.03.2020, 14:45

Караклар мобиль кушымта аша Казанда яшәүче ханымның банк картасыннан 160 мең сум акча урлаган

Җинаять кылуга катнашы булган затларны билгеләү буенча тиешле чаралар күрелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март). Караклар мобиль кушымта аша Казанда яшәүче ханымның банк картасыннан 160 мең сум акча урлаган.

25-нче февральдә «Гвардия» полиция бүлегенең кизү бүлегенә бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул мобиль кушымта ярдәмендә караклык корбаны булуын хәбәр иткән.

Зыян күрүче 22-нче февральдә 16.30 сәгатьтә аңа үзен Россия Банклары ассоциациясе хезмәткәре дип таныштырган ир шалтыратканын җиткерә. Ул аның исемен һәм фамилиясен сораган. Шуннан соң билгесез зат аңа банк карталарында булган акчаларын караклар алырга омтылуын хәбәр итә һәм картадан акча алырга һәм резерв счетына куярга, шул рәвешле аларны сакларга куша.

Сөйләшү барышында җинаятьче мобиль кушымтаны күчереп алырга һәм эшләтеп җибәрергә кирәклеген белдерә. Ханым телефонга смс-хәбәр җибәргән программа урнаштыра һәм билгесез ир-ат җибәргән кодны шунда куя.

Шул ук көнне кич белән ханым мобиль банк аша счеттагы акча калдыкларын тикшерә һәм аның картасыннан 160 мең сумга якын акча алынуын ачыклый. Бу хәл турында ул полициягә хәбәр итә.

Полиция хезмәткәрләре зыян күрүченең телефонга куйган мобиль кушымтаның читтән торып техник ярдәм күрсәтү өчен билгеләнүен ачыклаган. Ул телефонны читтән торып компьютер белән бәйли, аны җайга салу һәм алар белән идарә итү операцияләрен дистанцион рәвештә башкарырга мөмкинлек бирә. Нәкъ менә әлеге программа ярдәмендә җинаятьчеләр акчаларны урлый һәм гариза бирүченең телефоныннан акчаны алу турында смс-хәбәрнамәләрне бетерә.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре зыян күрүченең кәрәзле телефонына керү өчен кулланылган IP-адресны билгеләгән. Җинаять кылуга катнашы булган затларны билгеләү буенча тиешле чаралар күрелә. РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 3 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Мондый хәлләр булмасын өчен, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе таныш булмаган затлардан килгән барлык мәгълүматны яңадан тикшерергә тәкъдим итә. Таныш булмаган кешеләргә шәхси банк карталары һәм счетлары турында мәгълүмат бирергә, шулай ук билгесез счетларга акча күчерергә ярамый. Әгәр җинаять корбаны булсагыз, полициягә «02» яки «112» телефоннары аша хәбәр итегез.

Барлык яңалыклар