В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эчке эшләр министрлыгында акча күчергәндә сак булырга кирәклеге турында искәртәләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель). Казанда яшәүче ике кеше уяулык күрсәтә һәм дистанцион рәвештә шәһәрлеләрнең акчаларын үзләштерергә омтылган каракларның хәйләләренә бирешми. Караклык турындагы хәбәр белән казанлылар полициягә мөрәҗәгать иткән, әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 158 ст. 30ст. 3 өлеше буенча «Банк счетыннан урлашуга, шулай ук электрон акчаларга карата» җинаять эше кузгатылган.
Шул рәвешле, 29-нчы март көнне Казанда яшәүче ханымның күлмәк сату турындагы белдерүе буенча сатып алучы мөрәҗәгать иткән. Билгесез кеше сатып алу өчен акча күчерү сәбәбе белән банк картасы реквизитларын җибәрүне сораган. Кыз элегрәк булган алдау очраклары турында ишеткәнгә, язышуны туктатып, кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать иткән.
Совет районында яшәүче 65 яшьлек ир-ат белән дә шундый ук хәл булган. Пенсия фондының ялган хезмәткәрләре пенсионердан акча күчерү өчен карточканың шәхси счетын атавын үтенгәннәр. Ир тәртип сакчыларына бу очрак турында хәбәр иткән.
Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре шик белдерүчеләрне ачыклау һәм тоткарлау өчен кирәкле оператив-эзләү чаралары үткәрә, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте һәм алдакчыларның корбаны булмау өчен гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк булуын, иң мөһиме – таныш булмаган кешеләр үтенече белән билгесез телефон номерларына акча күчермәскә кирәклеген искәртә.