Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.05.2023, 14:05

Мошенник Казанда яшәүче хатын-кызны үз хисабына 267 мең сум күчерергә күндерә

Аферист үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштыра

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче май). Татарстан башкаласында яшәүче хатын-кыз, мошенникка ышанып, 267 мең сум акча югалта. Зыян күрүче үзенең банк счетын сакларга тырышкан.

Гариза бирүче сүзләренчә, май уртасында аның телефонына билгесез кеше шалтыраткан. Ир-ат үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган. Явыз ниятле кеше Казанда яшәүче хатын-кызның банк счетыннан билгесез кешеләр акча алырга маташа дип җиткерә. Ул хатын-кызны кредит рәсмиләштерергә һәм булган акчаларны «куркынычсыз» счетка күчерергә күндерә. Зыян күрүче аның таләпләрен үтәгән һәм банкомат аша акчаны мошенниклар счетына күчергән.

Банкта таныш булмаган ир-ат хатын-кызның акча күчерүен күргән. Ул аңа полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Хәзер «Гагарин» бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче «Мошенниклык» өлеше буенча җинаять эше тикшерелә. Полиция хезмәткәрләре җинаять кылуда катнашы булган кешеләр төркемен билгели.

Исегезгә төшерәбез, телефон шалтыратулары – мошенниклыкның иң популяр төрләренең берсе. Аферистлар төрле сәбәпләр белән шалтыраталар һәм үзләрен туганнары, хокук саклау органнары яки банк хезмәткәрләре дип таныштыралар. Еш кына мошенниклар банк исеменнән билгесез кушымта урнаштыруны, кредит рәсмиләштерүне яки акчаларны иминиятләштерүне һәм аларны башка банк счетына күчерүне сорыйлар. Кайвакыт күчерелгән акчаларны кире кайтару авыр була, шуңа күрә мошенниклар корбаны булмас өчен, сөйләшүне вакытында туктатырга кирәк.

Барлык яңалыклар