#ЖильеМолодымРТ туры эфиры 18-нче май көнне узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). Татарстанның яшь гаиләләренә торак шартларын яхшырту буенча дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләячәкләр. #ЖильеМолодымРТ туры эфиры 18-нче май көнне 17:30 сәгатьтә узачак. Аны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы үткәрәчәк.
Яшь гаиләләргә Татарстанда үз торакларын сатып алганда гамәлдә булган барлык программалар һәм дәүләт ярдәме проектлары турында җентекләп сөйләячәкләр, шулай ук документларны җыю һәм исәпкә кую буенча адымлы инструкцияләр бирәчәкләр, программаны ничек дөрес сайларга икәнен күрсәтәчәкләр. Моннан тыш, теләге булган һәркем өстәмә рәвештә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.
Трансляция YouTube һәм Zoom мәйданчыкларында булачак. Туры эфир Татарстан Президенты Юлламасында яңгыраган йөкләмәләрне үтәү кысаларында уздырыла.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Казанда 1185 гаилә үзләренең торак шартларын яхшырткан. Барлык профильле программаларны гамәлгә ашыру өчен федераль һәм республика бюджетларыннан 894 млн сумнан артык акча җәлеп ителгән. «Казанда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» максатчан программасына 31 млн сум бүлеп бирелгән.