Туры эфир 8 нче апрельдә булачак.
Фото: Денис Гордийко
Казанлыларга «ДОМ.РФ» акционерлык җәмгыятенең торак проектлары тәкъдим ителәчәк, шулай ук шәһәрлеләр торак шартларын яхшырту өчен күчемсез милек бәясенең 30-35% ына якынын кире кайтаруны күздә тоткан дәүләт субсидияләренең федераль программасы, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондыннан социаль ипотека программасы буенча торак сатып алу өчен ташламалар турында беләчәкләр.
Трансляция 17:45 сәгатьтә башлана, аңа сылтама буенча кушылырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.