Бүген Татарстан башкаласында яшьләр «Футбол арбитры мәктәбе» дәресе узачак. Бөтендөнья футбол көнендә тыңлаучылар уен кагыйдәләре, хөкемдарлык методикасы һәм практикасы белән танышуны дәвам итәчәкләр.
16 яшьтән алып 27 яшькә кадәр җитәрлек физик әзерлекле һәм медицина каршылыклары булмаган егетләр һәм кызлар чакырыла. Уку бушлай, теләүчеләр проектка кушыла ала.
Катнашучыларны 18:00 сәгатьтә Ташаяк урамындагы 2а номерлы йорт адресы буенча урнашкан Үзәк стадионның конференц-залында көтәләр.
Мәктәпнең төп бурычы — массакүләм һәвәскәрләр футболы өчен арбитрлар эзләү, сайлап алу, тәрбияләү һәм аларны алга таба профессиональ клублар командалары арасында Россия ярышларында эшләүче хөкемдардар исемлегенә кертү.
«Футбол арбитры мәктәбе» дәресләре берничә ай дәвам итәчәк. Теория өлешен һәр сишәмбе өйрәнәләр.
Проектка кушылырга теләүчеләр мәктәпнең эше турында мәгълүматны +7(927)408-72-98 номеры буенча алырга мөмкин, дип хәбәр ителә «ВКонтакте» социаль челтәрендәге ТР Футбол федерациясе төркемендә.