Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.10.2021, 16:52

Татарстанның яшь галимнәре 500 мең сум күләмендә грантка дәгъва итә алалар

«Умник» бәйгесендә катнашу өчен гаризалар 19-нчы октябрьгә кадәр кабул ителә.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь). Татарстанда «Умник» программасында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Конкурс яшь инноваторларга һәм галимнәргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Гаризалар 19-нчы октябрьгә кадәр кабул ителә.

Бәйгегә гаризаны 18-дән 30 яшькә кадәрге, элегрәк җиңү яуламаган РФ гражданнары бирә ала. Катнашучылар үз идеяләре турында бәян итәргә, актуальлеген нигезләргә һәм проектны якларга тиеш. Конкурс цифрлы технологияләр, медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре, яңа материаллар һәм химия технологияләре, яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре, биотехнологияләр, ресурсларны саклый торган энергетика кебек юнәлешләр буенча үткәрелә, дип хәбәр итә «Идея» технопаркының матбугат хезмәте.

Фәнни-тикшеренү эшләрен башкару вакыты – 24 айдан артык түгел (һәр 2 этапка 12-шәр ай бирелә). Җиңүче 500 мең сум күләмендә грант алачак.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны сайтта белергә мөмкин. Катнашуга бәйле сораулар белән «Идея» технопаркына +7(843)570-68-50 (93-41) телефон аша, яки tunakova@tpidea.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

2020 елда төрле конкурсларда эшмәкәрләр һәм республиканың яшь тикшеренүчеләре инновацияләргә ярдәм итү фондыннан грант ярдәме рәвешендә 700 миллион сум акча алдылар.

Барлык яңалыклар