Элегрәк студентлар сыгылмалы карбоннан handmade-сумка һәм мембрана полимер пленкасыннан кием-салым тәкъдим иткән иде.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
«Идея» технопаркында Science Talks кысаларында КНИТУ (КХТИ) студентлары һәм аспирантлары чыгыш ясаячак, алар дару препаратларын адреслы китерү проектларын, май булган системаларны чистарту ысулларын, махсус люминесцент термометрларны куллану һәм башкаларны тәкъдим итәчәк. Чыгышлардан соң тамашачылар җиңүчене смс-тавыш бирү юлы белән билгеләячәк.
«Идея» технопаркы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, элегрәк студентлар сыгылмалы карбоннан handmade-сумка һәм мембрана полимер пленкасыннан кием тәкъдим иткән.
Якындагы презентацияләр 12-нче ноябрь 16.00 сәгатьтә технопаркта узачак.
Ел азагында барлык серияләрдә җиңүчеләр очрашачак финал Science Talks булачак. Нәтиҗәләр буенча кубок иясе һәм иң яхшы фәнни стендапер билгеләнәчәк.