Спикерлар булып хакимият вәкилләре, җәмәгатьчеләр, эшмәкәрләр һәм балалар чыгыш ясады
Фото: Мәгариф идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче июнь, Татьяна Марюхова). Казанның «Черек күл» паркында шәһәр һәм яшүсмерләрнең бер-берсенә ничек тәэсир итүләре турында фикер алыштылар. Очрашу «Шәһәр модераторлары» программасы кысаларында узды һәм Балаларны яклау көненә багышланды. Спикерлар булып хакимият вәкилләре, җәмәгатьчеләр, эшмәкәрләр һәм балалар чыгыш ясады.
Казан картасы төрле җәмәгать киңлекләре, гастрономия нокталары һәм төрле учреждениеләр белән тулы. Беренче чиратта, кунакларга һәм тыңлаучыларга яшүсмерләргә кайсы шәһәр киңлекләрендә булу уңайлы икәнен билгеләргә кирәк иде.
Оештыручылар сораштыру тәкъдим иттеләр, аның нигезендә яшьләрнең 38% ы җәмәгать урыннарына паркларга һәм скверларга барырга, 24% ы өйдә булырга, 20% ы спорт белән шөгыльләнергә ярата. Бары тик 4% ы музейларга, театрларга һәм китапханәләргә йөри, ә кафе һәм бистрога 8% ы гына сугыла. Шулай итеп, тыңлаучылар һәм сораштыруда катнашучылар фикеренчә, яшүсмерләргә тиз барып җитә торган һәм анда куркынычсыз, матур һәм ашау мөмкинлеге булган урыннар кызыклы.
ТР Рәисенең ярдәмчесе һәм «Беренчеләр хәрәкәте»нең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов социаль челтәрләрдә үзенә еш кына төрле инициативалы яшьләр мөрәҗәгать итә дип сөйләде. Нәтиҗәдә, алар бергәләп аниме-фестиваль һәм фиджитал баскетбол буенча ярышлар оештырган.
«Минемчә, шәһәрнең һәм яшүсмерләрнең аралашу тарихы – кызыклы. Без күп төзибез, әмма шәһәрдәге яңа урыннар яшүсмерләр тарафыннан да хуплау алсын иде дип телибез. Балалар кулланучылар түгел, ә иҗат итүчеләр булырга мөмкин – шулай итеп алар урынның куркынычсыз булуын һәм анда килергә мөмкинлеген аңларлар иде. Мәсәлән, күптән түгел без балалар белән аниме-фестиваль үткәрдек, алар чараны үзләре оештырды, ә без аларга бу эштә ярдәм иттек. Бу алар белән ничек аралашырга мөмкин булуына бер мисал», – дип аңлатты ул.
Ул шулай ук яшүсмерләргә үзләрен төрле яшьтә сынап карап, яраткан эшләрен табарга кирәклеген билгеләп үтте – бу яшьтә алар беренче акчаларын эшләргә һәм үз эшчәнлекләрен акчага әйләндерергә телиләр. Аны тыңлаучыларның берсе хуплады һәм яшьләр беренче эш урыннарын таба алырлык чат-бот уйлап табу турында сөйләде.
Тимур Сөләйманов бу проект белән кызыксынды һәм белгечләр белән чат-бот үсеше турында фикер алышу өчен балаларны очрашуга чакырды.
Паркларны проектлауда һәрвакыт белгечләр һәм халык очрашулары үткәрелә – аларның анонслары социаль челтәрләрдә бастырыла, дип билгеләп үтте Казанның парклар һәм скверлар дирекциясенең арт-директоры Лилия Вәлиева. Шулай ук шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә программаны формалаштырганда дирекция төрле максатчан аудиторияләргә һәм халыкның сорауларына таяна. Әмма көтелмәгән хәлләр дә була.
Арт-директор кино күрсәтү өчен билгеләнгән «Ак чәчәкләр» бульварындагы амфитеатр турында сөйләде. Әмма бервакыт яшүсмерләр анда төрле граффитилар ясый башлаган. Дирекция командасы алар белән сөйләшкән һәм аларның паркны шәһәрдәге кебек мураллар белән бизәргә теләүләрен ачыклаган. Нәтиҗәдә, дирекция арт-фестиваль башларга карар кыла. Әмма анда сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнүче балалар һәм яшүсмерләр килә. Ә идеяләр турында сөйләшкән яшьләр килми.
«Безгә бу юнәлештә әле күп эшләргә кирәк, шуңа күрә мин тыңларга һәм эшебездә нәрсәләргә игътибар итмәвебезне аңларга килдем. Мин әйткәнчә, парклар төрле яшьтәге күпсанлы кешеләрнең сорауларына җавап бирергә тиеш, әмма төп әйбер булып аларның куркынычсызлыгы һәм чисталыгы кала, шуңа күрә кайбер сорауларда эш регламентлары бар», – дип ассызыклады Лилия Вәлиева.
«Архидети» балалар һәм яшүсмерләр өчен мохиткә нигез салучы Гүзәлия Мәхмүтова «Ак чәчәкләр» бульварында булган мондый вакыйгаларда яшүсмерләр үзләрен рәнҗетелгән итеп хис итә ала, дип билгеләп үтте. Аның карашынча, аларга вәзгыятьнең башка катнашучыларына кагылмаган кысаларда үзләренә урын алу мөмкинлеген бирергә кирәк.
«Килешегез, яшүсмерләр – иң уңайсыз кешеләр, ләкин шул ук вакытта иң «текә» кешеләр дә. Аларның эчендә булган ирек хисен үтерергә ярамый – аннары без кайда креаторлар, иҗатчылар, эшмәкәрләр дип гаҗәпләнәчәкбез. Чөнки без аларны үзебез кысаларга кертәбез. Шәһәрдә, һичшиксез, алар иҗат итә һәм үз-үзләрен белдерә алачак урыннар булдырырга мөмкин», - дип аңлатма бирде Гүзәлия Мәхмүтова.
«Яшьләрнең иң яратып йөри торган урыннары исемлеген күргәч, мин мәктәпләр исемлекнең аскы өлешендә булса да бар дип уйладым. Алар юк – безнең өчен бу яхшы фидбэк», - диде Башкарма комитетның Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов. Ул мәктәп – шәһәрнең бер элементы, һәм ул мәгариф учреждениеләренең яшүсмерләр урыннары буларак позицияләнүен теләр идем, дип өстәде.
Ирек Ризванов фикеренчә, бурычларның берсе – мәктәпләрне балалар уңайлы вакыт үткәрә алырлык урын итеп булдыру. Ул ассызыклаганча, бүген яңа сыгылмалы юнәлешләр формалаша, аерым алганда, иҗтимагый киңлекләр ачык һәм кызыклы була бара, ә иҗтимагый оешмалар идеяләр тәкъдим итәргә һәм аларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.
Мәгариф идарәсе башлыгы шулай ук яңа мәктәпләрдә киңлекләрне проектлауда укучылар һәм педагогик коллективлар белән очрашулар үткәрелүен искәртте. Мондый сессияләр 18 нче гимназия, 186 нчы лицейның икенче корпусы һәм Сибгат Хәким урамындагы уку йорты концепциясен эшләгәндә үткәрелгән.
«Нәтиҗәдә, без бик аз кызыклы тәкъдимнәр алдык. Гадәттә, укучылар күбрәк өстәл уеннары өчен урыннар, аулак урыннар һәм ашау һәм аралашу өчен утраулар тәкъдим итәләр», - дип ассызыклады ул.
Тимур Сөләйманов, үз чиратында, киләчәктә яшүсмерләр үз мәктәбен ничек үзгәртергә һәм моның өчен нинди идеяләр тәкъдим итәргә кирәклеген аңлый алсын өчен Казанда аларга заманча мәктәпләр буенча тур оештырырга тәкъдим итте.
Дискуссиянең тулы версиясен вакыйганы оештыручылар бергәлегендә сылтама буенча карарга мөмкин.