Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.09.2023, 12:30

Яшь казанлылар Татарстан министрлыкларында стажировка үтә алалар

«Вверх» конкурсына гаризалар кабул итү 6 нчы октябрьгә кадәр ачык

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче сентябрь). «Вверх» республика конкурсына гаризалар кабул итү ачык. Финалистлар Татарстан министрлыкларында һәм ведомстволарында стажировка узачак һәм фикердәшләре белән танышачак.

Конкурста 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге ике гражданлыгы булмаган ТР халкы катнаша ала. Шулай ук таләпләр арасында республиканың дәүләт телләрен белү дә бар. Гаризалар 6 нчы октябрьгә кадәр сылтама буенча кабул ителә.

Конкурс этаплап узачак: заявка кампаниясе һәм анкеталар буенча кандидатлар сайлап алу; үсеш программасы; финалистларны билгеләү өчен конкурс. Тулырак мәгълүматны сайтта табып була.

Исегезгә төшерәбез, конкурсны 2009 елдан башлап ТР Яшьләр эшләре министрлыгы Татарстан Иҗади яшьләр академиясе белән берлектә ТР Рәисе каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты ярдәме белән үткәрә. Ул дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары өчен идарәче кадрлар әзерләү һәм стажировка үткәрү механизмын формалаштыруга юнәлдерелгән.

Быел яз республиканың 20 муниципаль берәмлегеннән 422 кеше конкурста катнашу өчен гариза бирде. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча 13 финалист Татарстан министрлыкларында һәм ведомстволарында майдан июньгә кадәр стажировка үтте.

Барлык яңалыклар