В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Вверх!» бәйгеседә катнашуга гаризалар 26 сентябрьгә кадәр кабул ителә
Татарстанда «Вверх!» бәйгесендә катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Ярыш нәтиҗәләре буенча республиканың иң яхшы яшь кешеләре төбәк министрлыкларында һәм идарәләрендә стажировка уза алачак.
Гаризалар 18 – 35 яшьтәге Россия гражданнарыннан кабул ителә. Кандидатларга сайтта форма буенча резюме тутырырга, шулай ук «Вконтакте» социаль челтәрендә «Дәүләт хезмәте үз-үзен тормышка ашыру өчен платформа буларак», «Ни өчен яшь кеше өчен дәүләт хезмәте – карьера төзү мөмкинлеге» яки «Заманча дәүләт хезмәткәре образы» темаларының берсенә постны яки видеоны бастырырга кирәк. Басмада #Вверх2024 хештегын куярга һәм @ vverhrt аккаунтын билгеләргә кирәк. Гаризалар 26 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Ярыш этаплап уздырыла: башта тутырылган анкеталар буенча кандидатларны читтән торып сайлап алу була, аннары конкурсантлар өчен үстерүче программалар оештырыла, финалистлар сынаулар нәтиҗәләре буенча өченче этапта билгеләнә. Проектның иң яхшы катнашучылары республика министрлыкларына һәм идарәләренә эшкә урнашу мөмкинлеге алачак.
Конкурс ТР дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары, республика оешмалары өчен кадрлар әзерләү һәм стажировкалау механизмын формалаштыруга юнәлтелгән. Проектны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә «ТР иҗат яшьләре академиясе» иҗтимагый оешмасы тормышка ашыра.