В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучыларның проектлары төбәкләрнең социаль-икътисади үсешенә багышланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы гыйнвар). Казанлылар «Минем илем – минем Россиям» XVII Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында катнаша ала. Ул яшьләрнең игътибарын иҗтимагый эшчәнлеккә һәм Россия төбәкләренең социаль-икътисади үсеше мәсьәләсенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Гариза бирү өчен проектның сайтында теркәлергә кирәк. Шунда ук конкурс турында нигезләмә дә табарга була. Катнашу сораулары буенча өстәмә мәгълүматны телефон номерлары буенча алырга мөмкин: +7(499)993-72-23, +7(905)186-48-39 яки электрон почта буенча: orgkomitet@moyastrana.ru.
Конкурста ел саен Россиянең барлык төбәкләреннән дистәләгән мең инициативалы яшьләр катнаша. 2019 елда проект Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы буенча оештырылган «Россия – мөмкинлекләр иле» ачык платформасының бер өлеше булды.
Конкурс Россия мәгариф академиясе, «Яшьләр социаль-икътисади инициативалары» Гомумроссия иҗтимагый берләшмәләре берлеге, «Россия – мөмкинлекләр иле» автоном коммерциягә нигезләнмәгән оешмасы, РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы ярдәме белән, шулай ук Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның мәгълүмати ярдәме белән үткәрелә, дип хәбәр итә Казан федераль университеты матбугат хезмәте.