В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан Республикасы грантлары бәйгесендә катнашу өчен гаризалар 5 ноябрьгә кадәр кабул ителә
Казандагы яшь буын вәкилләренең яшьләр сәясәте өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру кысаларында 300 мең сумга кадәр акчалата бүләк алу мөмкинлеге бар. Физик затлар Татарстан грантлары бәйгесендә катнашу өчен бүгеннән гаризалар тапшыра ала. Конкурска 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Татарстан яшьләре чакырыла, гаризалар 5 ноябрьгә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә оештыручылар.
Бәйге түбәндәге биш юнәлеш буенча үткәрелә:
«Киләчәк осталары» – һөнәри эшчәнлектә үз-үзеңне шәхес буларак ачу мөмкинлеге бирә торган, яшьләр медиасын, фәнни, иҗади башлангычларны үстерүгә юнәлдерелгән проектлар;
«Туган җирем – горурлыгым» – туып үскән җирне үстерүгә, мәдәни-тарихи кыйммәтләрне саклауга юнәлдерелгән проектлар;
«Изге Йөрәкләр» – волонтерлар хәрәкәтен үстерүгә юнәлдерелгән проектлар;
«Сәламәт милләт» – яшьләр арасында тискәре күренешләрне булдырмый калу, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге проектлар һәм башкалар;
«Милли-мәгънәви һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту» – гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, патриотик тәрбия бирүгә, инвалид һәм сәламәтлеге чикле яшьләргә ярдәм итүгә, мәдәниятара багланышларга һәм милләтара хезмәттәшлеккә, ришвәтчелеккә каршы чараларга юнәлдерелгән проектлар.
Бәйгедә катнашучыларның товарлар җитештерүче, эш белән тәэмин итүче, хезмәтләр тәкъдим итүче һәм һөнәри керемгә салым түләүче булмавы мөһим, дип ачыклык кертә Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы. Проект эшләре «Минем субсидияләр» платформасында кабул ителә. Өстәмә мәгълүматны министрлык сайтында табарга була.
Гариза бирү кампаниясе тәмамланганнан соң, экспертлар проектларны җентекләп тикшерәчәк һәм җиңүчеләрне игълан итәчәк. Җиңүче материаль чараларны проектны гамәлгә ашыру өчен кулланырга тиеш. Ахырда җиңүчедән әлеге тәкъдимне гамәлгә ашыруга тотылган чаралар һәм эшнең сыйфаты буенча хисап таләп ителә.