Гаризалар 3 нче августка кадәр кабул ителә, җиңүчеләрне сентябрь ахырында билгеләячәкләр
Фото: Денис Гордийко
Гаризаларны 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге барлык теләүчеләр дә бирә ала, аларны 3 нче августка кадәр «Россия яшьләре» платформасында кабул итәләр.
Конкурс 18 номинациядә үткәрелә, алар арасында «мөмкинлекләр булдыр», «мохитне үстер», «чикләрне бетер», «табигатьне сакла» һәм башкалар бар. Тулы исемлек сылтама буенча бирелгән.
Җиңүчеләрне 27 нче сентябрьгә кадәр билгеләячәкләр. Иң яхшы проект авторларына аларны гамәлгә ашыру буенча гадиләштерелгән хисап әзерләү мөмкинлеге биреләчәк, дип хәбәр иттеләр Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкта.