В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Укудан соң яшь лидерлар «Беренчеләр хәрәкәте» Татарстан бүлегенең проект төркеме составына керү мөмкинлегенә ия булачак.
Фото: Денис Гордийко
Проектта катнашучыларга остазлар җитәкчелегендә ике көндезге һәм ике дистанцион этап буенча укулар узачак. Көндезге дәресләрдә яшь лидерлар тренерлар белән берлектә шәхси үсеш планын формалаштырачаклар, һөнәри үсеш өчен төп күнекмәләрне һәм компетенцияләрне билгеләячәкләр, дәүләт яшьләр сәясәтен һәм бу өлкәдә эшләү технологияләрен өйрәнәчәкләр. Дистанцион этапларда проектта катнашучылар алган белемнәрен һәм күнекмәләрен практикада кулланачаклар.
Биремнәрнең берсе команда формалаштыруга һәм миссияләрне үтәү өчен ресурслар табуга багышланачак. Шулай ук яшь лидерлар дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендәге оешмаларда стажировка үтә алачак.
Быел программа берләшү, хөрмәт, үсеш һәм белем, үзара ярдәм, ватанпәрвәрлек һәм башка принципларга һәм кыйммәтләргә нигезләнәчәк.
Проектта катнашу өчен сайтта гариза тутырырга кирәк. Сайлап алуның беренче этабын уңышлы узганнан соң кандидатлар өчен тест, ассессмент элементлары һәм эксперт комиссияләре катнашында әңгәмә оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда 1266 кеше гариза биргән иде. Конкурс сайлап алуы нәтиҗәләре буенча программага Татарстан Республикасының 15 муниципалитетыннан 123 вәкил кушылды. Уку нәтиҗәләре буенча яшь лидерлар 9 муниципаль берәмлектә 109 чара үткәрделәр, анда 3950 дән артык кеше катнашты. Форумнарда һәм конкурсларда откан грантлар суммасы 7 млн сумнан артык тәшкил итте.