Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.11.2024, 10:42

Яшь казанлылардан Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә гаризаларны алалар

Җиңүчеләрне 200 мең сум күләмендә бүләкләр көтә

Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Бүләкләр 35 яшькә кадәрге авторларга яисә яшьләр төркеменә сәнгать, журналистика һәм телевидение үсешенә керткән өлешләре өчен яисә яшьләр программаларын гамәлгә ашыруда югары казанышлары өчен биреләчәк.

Бәйгедә берничә юнәлеш бар: әдәбият, кино, журналистика, телевидение һәм җәмәгать эшчәнлеге, шулай ук музыка, рәсем һәм театр сәнгате. Бер үк автор үз хезмәтенең җимешләрен ике һәм күбрәк юнәлеш буенча тәкъдим итә ала. Сайлап алынган гаризалар 2024 елның 20 декабреннән 2025 елның 10 февраленә кадәр каралачак.

Муса Җәлил исемендәге республика премиясе ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләр нибары дүртәү – һәрберсе 200 мең сум күләмендә. Җиңүчеләргә «Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты» дигән мактаулы исем бирелә, диплом һәм махсус билге тапшырыла. Бүләкләү тантанасы 2025 елның февралендә булачак.

Республика премиясен алуга гаризалар 2024 елның 19 декабренә кадәр сылтама буенча кабул ителә. Өстәмә материалларны Г.Тукай урамындагы 113а номерлы йортның 2 нче бинасында җибәрергә кирәк.
Барлык яңалыклар