В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җиңүче фильм Мәскәүдә урам киносы фестиваленең ябылу тантанасында күрсәтеләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче август). Казанның яшь режиссерлары 1 млн сум акча ота ала. Моның өчен аларга кыска метражлы фильм төшерергә һәм аны «А4» конкурсына җибәрергә кирәк.
Катнашучыларга конкурс сайтында тәкъдим ителгән темаларның берсен сайларга һәм аның буенча биш минутка кадәр кыска метражлы картинаны төшерергә тәкъдим ителә. Эшләр 30-нчы сентябрьгә кадәр кабул ителә. Җиңүче фильм Мәскәүдә урам киносы фестиваленең ябылу тантанасында күрсәтеләчәк. Иң яхшы тасма авторы 1 млн сум акча алачак.
Конкурс экспертлары: кинорежиссер, «Кинотавра-2018» жюри рәисе Алексей Попогребский, Россиянең әйдәп баручы сценаристларының берсе, «Притяжение», «Лед», «Тренер» фильмнары авторы Андрей Золотарев, театр һәм кино актеры Владимир Вдовиченков.
«А4» конкурсы Россиядә икенче тапкыр үткәрелә. Узган ел чараның оештыру комитетына бөтен илдән 256 фильм килгән, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.