В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Конкурска гаризалар 20 нче августка кадәр өч номинация буенча кабул ителә
Фото: Марат Мөгыйнов
Конкурс ике этапта узачак. Беренче этапта катнашучыларга теләсә нинди композицияне башкаручы видео-визитка яздырырга һәм сылтама буенча анкета тутырырга кирәк. Материалларны priemnaya.fil@mail.ru электрон почтасы аша җибәрү сорала. Тулырак мәгълүмат сылтама буенча нигезләмәдә бар.
Икенче тур 22 нче августта «Чулпан» мәдәният үзәгендә узачак. Конкурсантларны Татарстанның мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре бәяләячәк. Катнашучыларга сайланган номинация буенча композицияне шәхсән башкарырга туры киләчәк, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсендә.
Конкурс лауреатлары һәм Гран-при иясе 30 нчы августта Республика һәм Казан көнен бәйрәм итүнең төп сәхнәсендә чыгыш ясау мөмкинлеге һәм киләчәктә Казан Мэриясе оештырган зур шәһәр фестивальләрендә катнаша алачак.