В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Автор «Хәзерге проза» номинациясендә «Нет на карте» дигән концептуаль хикәяләр җыентыгы өчен лауреат исемен алган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь). Казанның яшь язучысы Булат Ханов «Рус рифмасы», «Рус сүзе» әдәби конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды.
Автор «Хәзерге проза» номинациясендә «Нет на карте» дигән концептуаль хикәяләр җыентыгы өчен лауреат исемен алды. Булат китап бастыруга авторлык килешүләрен төзү мөмкинлегенә ия булды, дип хәбәр ителә конкурс сайтында.
Бу - Казан язучысының беренче уңышы гына түгел, 2018 елда автор «Йолдызлы билет» премиясе лауреаты булган иде.
Шулай ук Татарстан данын яклап финалга чыгучылар арасында Татьяна Иванова («Жанрлы проза» номинациясе) һәм Зәринә Бикмуллина («Шигърият» номинациясе) бар.
Рус телендә язучы яшь авторларның илкүләм премиясе талантлы яшь шагыйрьләрне, прозаикларны, драматургларны эзләүгә, аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Быел конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге 400 автор катнашты. Конкурсның финалистлары илнең төрле төбәкләреннән килгән 35 язучы һәм шагыйрь булды.