Бүгенге көндә эшләр 67% ка башкарылган
Фото: tatarstan.er.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче сентябрь). «Вертолет» яшьләр үзәгенә капиталь ремонт 67% ка башкарылган – эшләрне ел ахырына тәмамларга планлаштыралар. Ачылуга Черноморск урамындагы бина заманча техника белән җиһазландырылачак, әмма тышкы яктан ул беренчел кыяфәтен саклап калачак.
Хәзерге вакытта үзәктә янкормалар торгызыла, уемнар һәм бүлгеләр ныгытыла, штукатурка ясала, идән җәяләр, инженерлык челтәрләре салалар, дип хәбәр иттеләр Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә.
Исегезгә төшерәбез, яшьләр үзәге бинасын 1948 елда төзегәннәр – элек биредә Казан вертолет заводының мәдәният йорты урнашкан иде. Ихтыяҗ булуга карамастан бу вакыт эчендә бина ремонтланмаган: биредә шәһәрнең иң зур спорт залларының берсе, иҗади дәресләр өчен күп кенә биналар, актлар залы булган һәм хәзер дә бар.
Капиталь ремонт проекты зур зал ачуны күздә тота, анда барлык төркем спорт төрләре белән шөгыльләнергә мөмкин булачак, концерт залы һәм бию мәйданчыгы, техноковоркинг, чаралар өчен фойе. Үзәккә аена 2 меңнән артык яшүсмер килә алачак, ә секцияләргә даими нигездә меңгә якын бала йөри алачак.
Ачылудан соң учреждениедә спорт, музыка, бию һәм медиа берләшмәләре, театр, көн саен 400 кешене колачлый торган тренажер залы, арт-студия, радиотапшырулар мәктәбе, шулай ук программалаштыру һәм киберспорт түгәрәкләре эшләячәк.
Май аенда ремонт барышын Казан Мэры Илсур Метшин тикшереп кайтты. Шәһәр башлыгы проектны, башка яшьләр учреждениеләрендәге коллегаларының тәҗрибәсен исәпкә алып, аерым алганда, төсле карар буенча эшләп бетерергә кушты.