В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара дистанцион форматта узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июнь). «iВолга» Идел буе федераль округының яшьләр форумы августның соңгы ункөнлегенә күчерелде, ул дистанцион рәвештә узачак. Чараны уздыру срокларын һәм форматын үзгәртү коронавирус таралу сәбәпле санитар-эпидемиологик вәзгыять белән бәйле.
Хәзер форумны оештыручылар белем бирү, грант, мәдәни-үстерү программаларын уздыруның яңа тәртибен, шулай ук «iВолга» кысаларында эре округ чаралары форматларын эшли, дип хәбәр ителә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең рәсми сайтында.
Исегезгә төшерәбез, форумны 23-нче июльдән 31-нче июльгә кадәр Самара өлкәсендә, Мастрюков күлләрендә үткәрү планлаштырылган иде. Быел катнашу өчен РФ 81 субъектыннан 20 меңнән артык гариза бирелгән, шул ук вакытта сайлап алу процедурасына 13 мең 471 кеше кертелгән, бу 2020 (13 мең 452) һәм 2019 елдагы (13 мең 322) гаризалар саны буенча рекордтан артып китә, дип билгеләп үтелә «іВолга» форумы сайтында.