В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
12 мартка кадәр республика бәйгесендә катнашуга гаризалар кабул ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче февраль). 12 мартка кадәр Татарстанда Татарстан Республикасының Террорчылыкка каршы комиссиясе Аппараты җитәкчесенең яшь ярдәмчеләре II республика бәйгесендә катнашырга гаризалар кабул ителә.
Бәйге яшьләр мохитендә террорчылык идеологиясенә каршы тору өлкәсендә чаралар системасын камилләштерүгә, экстремизм күренешен кисәтү өлкәсендә лидерлар командасын формалаштыруга юнәлдерелгән.
Бәйгедә ТР территориясендә яшәүче 18 яшьтән узган кешеләр катнаша ала. Бәйге үз эченә катнашу өчен гариза тутыруны, претендентларны сайлауны, шәһәр яны лагеренда бәйге сынаулары аша үтүне, шулай ук республика һәм федераль белгечләр белән лекцияләр һәм семинарларны үз эченә ала.
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында хәбәр иткәнчә, катнашырга теләүчеләргә 12 мартка кадәр https://ais.fadm.gov.ru/ сайтында анкета тутырырга, mol.atk.tat@gmail.com электрон адресы буенча Террорчылыкка каршы комиссия Аппараты җитәкчесенең яшь ярдәмчесе вазыйфасы турында үзенең күзаллавын керткән видеоязма (2 минутка кадәр), политик экстремизм, дини экстремизм, көнкүреш экстремизмы, мәгълүмати экстремизм темаларының берсенә аналитик мәкалә (3 биткә кадәр) җибәрергә кирәк.
Татарстан Республикасының Террорчылыкка каршы комиссиясе Аппараты җитәкчесенең яшь ярдәмчеләре II республика бәйгесе ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм “ТР Иҗади яшьләр академиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырыла. Бәйге “2014-2020 елларда Татарстан Республикасында терриоризм һәм экстремизмны кисәтү” кече программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.